Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта чыгарылыш кичәсен гөрләттеләр

8 нче февраль көнне Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалында чыгарылыш кичәсе булды.

Әле алар кичә генә студент иде, ә бүген кулларына диплом алган яшь белгечләр. Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалын уңышлы тәмамлаган 24 егет кулына диплом алды, шуларның икесе – Борнак егетләре, игезәкләр Фәзил белән Фәдил Мөдәррисовлар уку йортын кызыл дипломга тәмамлады.

Төркем җитәкчеләре Фәнзил Фазлыев, һөнәргә өйрәтү мастеры Фаил Фазлыевлар егетләргә киләчәктә эшкә урнашып, көллияттә алган белемнәрен кулланып намус белән эшләүләрен теләп калдылар. Уку дәверендә егетләр үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән: спорт һәм мәдәни чараларда да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Фәзил белән Фәдил Мөдәррисовлар, Айрат Маннанов, Илсаф Маннанов, Динар Зәйнуллин, Марат Мортазин, Альфред Закиров, Дилүс Сабиров, Салават Мөхәммәтшиннар Мактау таныклыклары белән бүләкләнделәр. Чара ахырында әти-әниләр укыткан укытучыларга, һөнәргә өйрәтү мастерларына үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Лилия Фазуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе