Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта да географик диктант яздылар

26 ноябрь көнне илебезнең барлык төбәкләрендә үтә торган зур масштаблы географик диктантка Балтач мәгариф хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары да кушылды.

Диктант сәгатъ уникедә мәгариф идарәсе бинасында башланып китте.

Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Русс география җәмгыяте тарафыннан быел өченче тапкыр узды. Катнашучылар 30 сорауга җавап биреп, барлыгы 100 баллга ия була ала иделәр.Сораулар өч блокка бүленгән. Беренче блокта географик төшенчәләр, терминнар белү тикшерелсә, икенче блокта карта белән эшли белү тикшерелә. Өченче блокта әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белергә кирәк.Катнашучыларга өченче блок сорауларына җавап бирү аеруча ошады.

Тест эшләү аноним рәвештә үтте. 25 декабрьдән соң һәр катнашучы үзенә бирелгән номер нигезендә http://dictant.rgo.ru сайтына кереп үзенә бирелгән бәяне белә ала.


Гөлсинә Бариева,
район мәгариф идарәсе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: географик диктант