Балтачта дәресләрне әти-әниләр алып бара (фото)
Балтач урта мәктәбендә әти-әниләрнең һөнәрләрен өйрәнү дәвам ителә.
8в һәм 5б сыйныф укучылары белән очрашуда Теләче районы полиция җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов булды. Ул полиция хезмәткәрләренең эшчәнлгеге, үз хезмәтен яратып башкаруы турында сөйләде. Укучыларга күбрәк спортка басым ясарга кирәклекне аңлатты һәм тырышып укырга тәкъдимнәр бирде.
Беренче яртыеллык шулай тыгыз үтте, 20 әти-әни укучылар белән очрашуга килде, һәм үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Киләчәктә дә матур очрашулар, эшлекле әңгәмәләр көтеп калабыз!
Руфия Закирова
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев