Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта егетләр дә торт пешерә (+фото)

Бу көннәрдә WorldSkills Junior-2020 чемпионатының район этабы  уза. Укучылар төрле компетенцияләрдә үзләрен сыный.

Балтачта хәзер тортларны кызлар гына түгел, егетләр дә пешерә. Тортлары телеңне йотарлык була. Мәсәслән, WorldSkills Junior-2020 чемпионатының район этабында  “Пешекче-кондитер" компетенциясендә Балтач урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучысы Азат Батыршин “ТАССРның 100 еллыгы” исемендәге торт пешереп, өченче урын яулады.

Шунысын да өстәп әйтәсе килә, булганнан бар да була бит ул. Чемпионатның икенче көнендә үк Азат Теләчедә узган “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабында конферанс номинациясендә чыгыш ясап, икенче урын яулады.

Котлыйбыз, Азат! Җиңүләрең дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X