Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында район конкурслары булып үтте

Февраль аенда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның район конкурслары булып утте.

8-11 нче февральдә сыйныф җитәкчеләренең район конкурсы Нөнәгәр, Түнтәр, Борбаш, Карадуган мәктәпләре базасында утте. Конкурста 21 сыйныф җитәкчесе катнашты. Алар эшчәнлекләрен презентацияләделәр, 15 минутлык класстан тыш чара һәм проект эше күрсәттеләр. Бәйгедә Чепья урта мәктәбеннән Хрисанова Миляушә Шамиль кызы Гран-прига, Гимназиядән Шакирова Римма Васил кызы I урынга, Сосна төп мәктәбеннән Файзрахманова Гөлфия Фәрит кызы, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Шафигуллина Ляйсән Габдулла кызы II урынга, Норма урта мәктәбеннән Галимҗанова Алсу Тәбрис кызы, Янгул урта мәктәбеннән Баһаутдинова Ландыш Хәйретдин кызы, Шубан төп мәктәбеннән Мөхәммәтҗанова Айсылу Фәргать кызы, Борбаш урта мәктәбеннән Гобәйдуллин Раниль Мөнир улы III урынга лаек булдылар. Исмагилова Миләушә Гәптелхәй кызы "Иң яхшы презентация", Балтач урта мәктәбеннән Сафиуллина Ләйсән Ильдар кызы, Салавыч күппрофильле лицееннан Габделхакова Хиндия Мансур кызы"Иң яхшы класстан тыш чара", Кече Лызи урта мәктәбеннән Васильева Надежда Витальевна ,Субаш төп мәктәбеннән Антонова Нәфисә Гарифулла кызы "Иң яхшы проект" номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.
12 нче февраль көнне Салавыч күппрофильле лицее базасында оештыручы- педагогларның һәм психологларның район конкурсы үткәрелде.
Психологлар конкурсында Балтач гимназиясеннән Жәләлова Әнисә Рәсимовна, Балтач урта мәктәбеннән Мәмлиева Гөлчәчәк Инсуровна, мәгариф идарәсенең психологик-педагогик үзәгеннән Закирова Гүзәл Нурулловна һәм Идрисова Алсу Василовналар катнашты. Алар балалар белән занятие һәм визитка күрсәттеләр. Конкурста Әнисә Рәсимовна җиңеп чыкты.
«Остаз-2016» конкурсында педагог-оештыручылар: Чепья урта мәктәбеннән Чупанова Ирина Григорьевна, Балтач урта мәктәбеннән Ибрагимова Алия Разитовна, Түнтәр урта мәктәбеннән Шарафиева Гөлнара Мансуровна, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Усманова Гөлнара Габдулловна катнашты. Алар балалар белән мероприятие, үз эшләренә презентация күрсәттеләр. Конкурста Ирина Григорьевна җиңүче булды.
15 нче февраль көнне Балтач гимназиясе базасында өстәмә белем бирү педагогларының район ярышы үткәрелде. Конкурста Субаш төп мәктәбеннән туризм түгәрәге җитәкчесе Хөснетдинов Азат Альбертович, Норма урта мәктәбеннән бию түгәрәге җитәкчесе Мөхәммәдиева Светлана Габделилхам кызы җиңеп чыкты.
Район конкурсында җиңүчеләр Хрисанова Миляүшә Шамиль кызы, Чупанова Ирина Григорьевна, Жәләлова Әнисә Рәсим кызы, Хөснетдинов Азат Альберт улы 15 нче мартта Питрәчтә үткәреләчәк республика конкурсының зона ярышында район данын яклаячаклар. Эшләрендә уңышлар , киләчәктә зур җиңүләр телибез аларга.
Резидә Гаязова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250