Балтачта "Ел укытучысы-2018" ачыклана (+фото)
«Ел укытучысы – 2018» бәйгесе кысаларында үз көчләрен сынап карарга 28 укытучы теләк белдерде.
Укытучыларныӊ һөнәри осталык бәйгеләре елдан ел күбрәк укытучыларны үзенә тарта. «Ел укытучысы – 2018» бәйгесе кысаларында үз көчләрен сынап карарга 28 укытучы теләк белдерде. 10сыннан 17 гыйнварга кадәр районныӊ 5 мәктәбендә крнкурсантлар үзләренә таныш булмаган укучылар белән дәрес һәм шул мәктәп укытучылары өчен мастер-класс күрсәттеләр. 7 кешедән торган жюри һәр укытучыга объектив бәя куеп барды. Гомуми нәтиҗәләр буенча гран при иясе булып Чепья урта мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Хрисанова Миләүшә Шамилевна танылды. Җиӊүчеләр: Яӊгул урта мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Габдрахманова Рузия Шагинуровна һәм Карадуган гимназиясеннән математика укытучысы Садикҗанова Зөлфия Зәйдулловна. Бу укытучыларыбыз зона этабында район данын яклаучылар.
Нөнәгәр урта мәктәбенеӊ химия-биология укытучысы Фазулянова Луиза Икрамовна призер булып танылды. Бәйгенеӊ лауреатлары Норма мәктәбеннән рус теле укытучысы Һадыева Рәмзия Разиловна һәм Түнтәр мәктәбеннән математика укытучысы Гарифуллина Раилә Рифкатовна. 10 укытучы төрле юнәлешләр буенча номинацияләрдә җиӊүче титулына ия булды.
2018 елда районыбыз «Ел укытучысы-2018» бәйгесенеӊ зона этабын уздыру хокукына ия булды. 29-30 январь көннәрендә Балтач урта мәктәбе «Бәйге залы»на әйләнеп калды. Күршебездә генә булган Кукмара, Арча, Әтнә, Теләче районнарыннан 4әр укытучы республика комиссиясе алдында осталыкларын күрсәтте. Зона этаплары 9 районда узачак. 15 февральдән соӊ гына республика этабына узган укытучылар билгеле булачак. Без үзебезнеӊ укытучыларыбызга уӊышлар телибез.
Фидания Сабирова
мәгариф идарәсе методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев