Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта эшләпәләр парады үтте

Бакчабызда үткәрелүче һәрбер бәйрәмне зур кызыксыну белән каршы алабыз без, тәрбиячеләребез һәм музыка җитәкчебез тагын нинди искитмәле бәйрәм үткәрер икән дип.

Ә бит бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында уздырылучы чаралар чыннан да зур сәхнәләргә чыгарырлык дәрәҗәдә була.

Менә кичәгесе дә шундыйлардан булды. "Эшләпәләр балы" дип аталган чарага һәрбер бала зур әзерлек белән килде. Әти-әниләр фантазиясе белән эшләпәләр ничек кенә бизәлмәгән иде: иң зур эшләпә, иң күп яфраклысы, иң кечкенәсе, иң күп яшелчәле, иң оригиналь һәм башкалар. Бәйрәмне Убырлы карчык белән Шүрәле алып барсалар да, кунакка килгән Сөмбелә, Карачкы һәм Кызыл калфак та бик матур эшләпәләрдән иделәр. Инде мәктәп яшенә җитүче сабыйларыбызның соңгы көзге балын йотлыгып карадык, дөресен әйтим, җитмәде дә ул безгә. Илсөяр Галимулловна, Эльвира Садыйковна һәм Ләйсән Тәлгатовналар тырышлыгы белән ул һәм кызларыбыз бик матур җыр, бию, шигырьләр өйрәнеп безне әсир итте. Әле алда бәйрәмнәребез берничә булса да, һәрберсенең бакча диварларында инде соңгысы булуын аңлау бик моңсуландыра шул.

Кичәге көннең матурлыгы кичкә бакчабызга ә аннан безнең күңелләргә дә күчте һәм шушы сихрилекне бүләк иткән һәркемгә без, әти-әниләр ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшләпәләр парады