Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта “Гаилә –дәүләт нигезе” бәйгесенең район туры башланды (фото).

20 февральдә Түбән Кенә авылы клубында район мәгариф идарәсе тарафыннан игълан ителгән "Гаилә -дәүләт нигезе" исемле гаиләләр арасында конкурсның район туры башланып китте.

Конкурсның мәктәп турында һәр сыйныфтан бер гаилә катнашып һөнәрләрен күрсәттеләр, сугыш белән бәйле хәтирәләре белән уртаклаштылар, концерт номеры башкардылар.
Шубан мәктәбеннән катнашучы Шәйхетдинов Дамирның туган көне белән туры килгәнлектән бәйрәмгә барлык туганнары җыелган иде. Сәхнәгә 20 ләп кеше күтәрелде. Барысы да җырлыйлар, бииләр, гармунда уйныйлар. Дамир белән Гөлзада 5 бала үстерәләр.
Гимназиядән Аубакиров Фәнил белән Чулпан гаиләсендә 3 бала үсә. Алар барысы да матур итеп җырлыйлар, төрле уен коралларында уйныйлар.
Кенә мәктәбеннән Ибраһимов Фәнил белән Гөлчәчәк гаиләсендә 2 кыз, бер малай үсә. Алар барысы да спорт белән шөгылҗләнә һәм җырларга ярата.
Бәйгедә Шубан төп мәктәбеннән Шәйхетдиновлар "Туганлык җепләрен иң нык саклаучы гаилә", Балтач гимназиясеннән Аубакировлар "Музыкаль гаилә", Кече Лызи урта мәктәбеннән Филипповлар "Ата-ана йорты - нык терәк", Карадуган мәктәбеннән Галимовлар "Хезмәт сөюче", Кенә төп мәктәбеннән Галиәхмәтовлар "Иҗади гаилә", Ибраһимовлар "Нык гаилә" номинацияләрендә җинүчеләр булдылар.
Җиңүчеләргә Камалова Зөлфирә Фәсхиевна "Ак калфак" һәм ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хатларын, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юнысовна Мактау грамоталары тапшырды.
Шушындый ук бәйге 28 февральдә Бөрбаш авылы клубында - (7 гаилә), 4 мартта Ор авылы клубында - (7 гаилә), 11 мартта Куныр культура йортында - (9 гаилә) үткәреләчәк. Барысы мәктәпләрдә 200ләп гаилә, район турында 30 гаилә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250