Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта географик диктант яздылар

11 ноябрь көнне илебезнең барлык төбәкләрендә үтә торган зур масштаблы географик диктантка Балтач мәгариф хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары -“Юнармия” хәрәкәте членнары да кушылды.

Диктант сәгатъ уникедә Балтач гимназиясендә башланып китте. Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Рус география җәмгыяте тарафыннан быел дуртенче тапкыр узды. Катнашучылар 30 сорауга җавап биреп, барлыгы 100 баллга ия була ала иделәр. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү катнашучыларга аеруча ошады. Тест эшләү аноним рәвештә үтте. 30 ноябрьдән соң һәр катнашучы үзенә бирелгән номер нигезендә http://dictant.rgo.ru сайтына кереп үзенә бирелгән бәяне белә ала.

Гөлсинә Бариева,
мәгариф идарәсе методисты.


Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: географик диктант