Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта иң яхшы педагоглар ярышты

19 февраль көнне Балтач урта мәктәбе базасында "Елның иң яхшы тәрбия бирү педагогы" зональ конкурсы үтте. Әлеге һөнәри осталык бәйгесендә 8 районның тәрбия эшләре буенча иң оста педагоглары көч сынашты.

Арча, Әтнә, Биектау, Теләче, Саба, Кукмара, Питрәч һәм дә Балтачыбыз педагогларын берләштергән командалар иң башта район мәдәният үзәгенә конкурсның ачылу тантанасына җыелдылар. Бу чарада барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров сәламләп, үзенең ихлас теләкләрен ирештерде:

- Сезнең алда чыгыш ясау миңа икеләтә рәхәт, чөнки мин үзем дә хезмәт юлымны Сезнең кебек мөгаллимлек һөнәреннән башлаган кеше. Шуның өчен мин укытучы һөнәренә олы хөрмәт хисләре белән карыйм. Балалар белән эшләү елдан-ел авырлаша барган һәм берникадәр тискәре күренешләр дә барлыкка килгән бу заманда Сез Укытучы дигән Бөек исемне югары саклап, үз көчегезне, бар энергиягезне куеп хезмәт итәсез. Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм балаларга булган мәхәббәтегез алдында мин баш иям! Бүген Сез бирегә конкурста катнашырга дип килгәнсез икән, димәк, Сез инде җиңүче дигән сүз. Сез һөнәри осталыгыгызны тагын бер кат сынап, яңа өмет-хыяллар һәм идеяләр туплап, үзегезнең алдыгызга яңа бурычлар куеп китәсез. Уңышлар насыйп булсын Сезгә!” - диде Рамил Илдусович.

Тантаналы ачылыш укучылар катнашындагы концерт номерлары белән дәвам итте. Шушы күтәренке рухта бер төркем мөгаллимнәр Балтач урта мәктәбенә җыелдылар. Биредә конкурс башланып китте. Мәктәп коридорында үзгә бер җанлылык хөкем сөрде: дулкынлану, борчылу катыш әзерлек эшләре. Ачык шөгыль күрсәтү өчен әзерләп алып килгән ярдәмлек-әсбапларның нинди генә төрләре юк иде биредә. Үзләре үк күргәзмәне хәтерләтәләр, ул самолет дисеңме, укучы балалар биеклегендәге ясалма чәчәкләрме, әллә инде зур тартманы ачып җибәрү белән күккә ыргылучы гельле шарлармы? Әйе, менә шундый югары дәрәҗәдә, зур әзерлекләр белән килгәннәр иде катнашучылар.

32 конкурсант һәркайсы үз юнәлеше буенча 4 төрле номинациядә осталыкларын күрсәтте. Алар үзләре белән таныштыру максатыннан, видеоязма рәвешендә әзерләнгән визит карточкасын тәкъдим итте. Ачык шөгыльләр барышында да замана техникасыннан урынлы куллануларын дәлилләделәр. Конкурсантларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләп барды.

Әлеге конкурста безнең районнан 4 педагог катнашты. Соңгы нәтиҗәләр буенча: “Өстәмә белем бирү педагогы” номинацияендә Кече Лызи урта мәктәбе базасында эшләүче мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Чулпан Гарафиева – I урын яулады. Ә “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә Чепья урта мәктәбе укытучысы Ираида Жукова - III урын алды. Шулай ук әлеге конкурста “Педагог-оештыручы” буларак көч сынашкан Балтач гимназиясеннән Равилә Шәрипова һәм “Педагог-психолог” номинациясендә үз осталыгын күрсәткән Балтач урта мәктәбе психологы Гөлчәчәк Мамлиева “Катнашучы таныклыгы” белән бүләкләнде.

Район данын яклап катнашкан һәр конкурсантны ихластан котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез. Ә Чулпан Гарафиева белән Ираида Жуковага республикакүләм бәйгедә алга таба да яңадан-яңа уңышлар телибез!

 

Автор фотолары.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс