Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта китапларга икенче тормыш бүләк итәләр(+фото)

 Җирлегебездә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" исемле хәйрия акциясе бара.

28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чара мәктәп ки­тапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан уздырыла. Акциядә мәктәп укучыларыннан тыш, барлык балтачлылар, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Әгәр өегездә яхшы хәлдә сакланган китаплар бар икән, аларны мәктәп китапханәләренә тапшыра аласыз. Китапханә аларны бик теләп кабул итәчәк, һәм башка укучы да әлеге китаплардан файдалана алачак.

Балтач урта мәктәбе китапханәсе дә елның-елында әлеге акциягә теләп кушыла. Узган ел укучылар китапханә фондын  1326 китап-журнал белән баетып, беренче урынны яулаган иде. Укучыларның максатлары  быел да изге эшне дәвам итү.

- Беренчедән, мин аңлап һәм теләп акциядә катнашкан укучыларга, бигрәк тә, аларның әти-әниләренә китапханәбезнең фондын китап-журналлар белән баетуда зур өлеш керткәннәре өчен ихлас рәхмәтләремне ирештерәм. Икенчедән, яраткан “Хезмәт” сайты аша бистә халкы игътибарына шуны ирештерәсем килә: без, бистә халкыннан да китап-журналлар кабул итәбез. Китапханәбез иртәнге сәгать 8 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Китапка икенче сулыш өрүдә актив катнашыйк. Әлеге изге акциядән читтә калмыйк! – ди китапханәче Фәнзия Төхвәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев