Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта кулланучы хокукларын яклаучы арта (+фото)

Айзилә бик күп олимпиада һәм конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Быел исә ул үзен «Кулланучылар хокукларын яклау" буенча республика олимпиадасында да сынап карарга булган.

Айзилә Шакирҗанова  «Кулланучылар хокукларын яклау" буенча республика олимпиадасында җиңү яулады. Укучыны олимпиадага тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Люция Шәйхетдинова әзерләде.

Балтач урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар катнашында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов һәм Татарстан  Республикасы  Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов кул куйган беренче дәрәҗә диплом тапшыру тантанасы булды. «Кулланучылар хокукларын яклау" буенча республика олимпиадасында җиңү яулаган 9 сыйныф укучысы Айзилә Айдар кызы Шакирҗановага кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Айзилә бик күп олимпиада һәм конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Быел исә ул үзен «Кулланучылар хокукларын яклау" буенча республика олимпиадасында да сынап карарга булган.

– Олимпиадада катнашып, бу тармакны байтак өйрәнгәч, киләчәгеңне бәлки юриспруденция белән бәйләргә уйларсың, – дим Айзиләгә.

– Бүгенге көн өчен актуаль тармак. Мондый уйлар килә, әмма бу әлегә төгәл фикер түгел, –  ди ул.

Бүләкләү  чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Илдар Кадыйров олимпиада, аның этаплары турында сөйләде, республика олимпиадасының, анда җиңү яулавының югары әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм мәктәп укучыларының алдагы олимпиадаларда актив һәм нәтиҗәле катнашуларына өмет белдерде, алга таба да аларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттырырга һәм республиканың лаеклы гражданнары булырга теләде.

– Олимпиадада катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән мөгаллимнәргә зур рәхмәт. Бу бәйге берничә ел рәттән уздырыла һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Балалар киләчәктә бу мәсьәләдә якыннарына һәм туганнарына киңәшләр дә бирә алачак, чөнки әлеге олимпиада аларның кулланучылар хокуклары турындагы белемнәрен арттыра, –  диде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперт-белгече Гөлназ Шакирова.

Исегезгә төшерәбез, Олимпиаданың беренче этабында укучыларга www.tatzpp.ru сайты аша тест узарга кирәк. Икенче этапка үткән  балалар иҗади бәйгедә катнаша – кулланучылар хокукын яклау темасы белән бәйле эссе яза, өченче йомгаклау этабы исә Казанда үтә, ул ике турдан тора: язма формада тест үтү һәм билетлар буенча телдән сорау-җавап формасында конкурсантлар белән әңгәмә. Олимпиада VIII-XI сыйныф укучылары арасында үткәрелә.

Кызганыч, быелгы олимпиаданың өченче турына үткән Кече Лызи мәктәбеннән Анастасия Артемьева һәм Куныр мәктәбе укучысы Рәнис Мөсәгыйтовлар бик аз балл белән генә призер булмый калды.

Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев