Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта ­– Кыш бабай резиденциясендә

Кыш бабайның өе шундый матур икән, мунчасы да, амбары да бар, ул капкасы...шундый матур бизәкле!

6 гыйнвар көнне укытучыларыбыз Лилия Рашитовна белән Гөлнар Илдаровна гимназиянең 1 “б” сыйныфы укучылары өчен күңелле ял оештырдылар ­– әти-әниләр белән бергә Чанатауга дәштеләр. Балалар чана-чаңгы гына шуып калмады, Кыш бабайдан хат та алды, таулар арасыннан Кыш бабайның үзен дә  эзләп тапты. Бик тә юмарт Кыш бабай конфетлар өләште үзләренә. Әниләр коймак пешерде, әтиләр шашлык кыздырды.  Тамак ялгап алгачтын, янә уеннар кызды, бу юлы әниләр һәм балалар командаларга бүленеп ярышты. Аннан киттек “Сабантуй” паркы буйлап Кыш бабайны өенә озатырга, шундый рәхәт, саф һава, күңелле, парк тулы кеше. Өстәвенә ямь биреп Кыш бабай йөри. Ах, та дими, ух, та дими бабабыз, бик озаклап күңелләребезне күреп йөри. Кыш бабайны  болдырга кадәр озатып куйдык. Өе шундый матур икән, мунчасы да, амбары да бар, ул капкасы...шундый матур бизәкле! Шаклар катып, сокланып карап тордык. Кыш бабабыз белән хушлашкач, янәдән табынга ашыктык, балалар янә тау шуды. Суык  көн дә сындырып җибәрде, яхшы кәеф белән өйләргә таралыштык. Рәхмәт кышкы ялны оештырган укытучыларыбызга, рәхмәт уңган әти-әниләребезгә, һәм дә Балтач халкына барыр, ял итәр, уйнар җирләр булдырган игелекле җитәкчеләребезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы каникул