Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта лаеклы ялдагы укытучыларны да онытмыйлар

Озак еллар Балтач урта мәктәбендә балаларга белем биргән Наилә Вәдүт кызы Барыева шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балалары, якыннары, оныклары кадерле кешеләрен тәбрикләп, изге теләкләргә, күпсанлы бүләкләргә күмделәр.

-Ә менә мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиеваның туган көнем белән котлап, мәгариф өлкәсенә керткән хезмәтем өчен рәхмәт белдерүе зур сюрприз булды. Бик куандым, лаеклы ялда булган кешегә бер җылы сүз дә алтыннардан күпкә кыйммәт, бигрәк тә гомер буе балалар, халык арасында булган мөгаллим кешегә, - ди Наилә ханым куанычлары белән уртаклашып.

Җылы сүзнең тәэсире көче зур булуына тагын бер мисал, җәмәгать. Җылы сүз җан азыгы, ди халык. Хак сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250