Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү” курслары

9нчы июньнән район Мәгариф идарәсе һәм Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылган "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү" темасына курслар башланып китте.

Әлеге курсларның кураторлары - Хамитова Гөлназ Рашит кызы һәм Латыпова Расилә Илдус кызы районыбызның 28 балалар бакчасы мөдирен һәм 97 тәрбиячене укыта.
Курслар федераль дәүләт белем бирү стандартларының әһәмиятенә багышланган лекция белән башланып китте. Икенче көнне 3нче һәм 4нче номерлы Балтач балалар бакчалары стандартларга туры килгән шөгыльләр күрсәттеләр.
Буген татар балаларын рус теленә өйрәтү методикасы белән таныштыру булды.
Киләсе атнага курсларның иң кызык вакыйгалары көтә. Мәскәүдән "Дрофа" һәм "Просвщение" нәшриятларыннан кунаклар һәм эстетик тәрбия буенча дәресләр булачак.
Фото: https://edu.tatar.ru/l-gorsk/dou20/page1563156.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250