Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасында җиденче спорт фестивале узды(+фоторепортаж)

Балтач бистәсендәге “Балтач” спорткомплексында балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар арасында спорт фестивале узды

Балтач җирлегендә инде менә җиденче мәртәбә үткәрелүче спорт фестивале елдан-ел камилләшә бара. Быел биредә уналты балалар бакчасы катнашса, киләсе елларда аларны тагын да арттыруны күздә тоталар.

Балтач бистәсендә урнашкан балалар бакчасының дүртесе һәм авыл –зоналар буенча ясле-бакчалардан килгән сабыйлар ярышларның тантаналы өлешен дә күрде, гимннар да тыңлады, ярыш алды гимнастикасын да эшләде. Барысы да зурларча. Ярышканда көч биреп торырга район яшьләр бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин да килгән, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева да биредә. Иң башта командаларга изге теләкләрен җиткерсәләр, ахырдан җиңгән командаларны котлап, бүләкләр тапшырдылар.

– Әлеге ярышларның фестиваль югарылыгында массакүләм үтүе яшь организмны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтүдән, спортка мәхәббәт уятудан гыйбарәт, – ди Рөстәм Заһидуллин.– Шушындый бәйгеләрдә алар район җирлегендә спортны гына популярлаштырып калмый, үзара дуслык мөнәсәбәтләре дә булдыра. Ә татулык төшенчәсе нәниләр өчен генә түгел, балалар бакчасы колективлары өчен дә мөһим.

Ярышлар гаять тә күтәренке рухта узды. Сабыйлар хәзерлек белән килгән, һәр бәйгенең таләпләрен намус белән үти, еламый-хәрәмләшми генә эстафетасын да уздылар, мөкәйләп тә йөрделәр, боҗра да керттеләр, “Формула -1” дә катнаштылар, “Күңелле стартлар”да да сынатмадылар, “Снайпер” да булдылар. Бистә һәм авылларга бүлеп үткәрелгән әлеге фестивальдә беренчелекне “Чемпион” исеме белән килгән 5нче номерлы бакча командасы яулада. Икенче урында – “Дуслык” командасы (Кариле балалар бакчасы). Өченчелектә “Апельсиннар”(дүртенче номерлы бакча). Авыллар арасында – беренче урында “Йолдызчыклар” (Бөрбаш), икенче урында – Кенә, Кенәбаш, Шубан балаларыннан торган команда), 3 урында – “Очучылар”(Куныр, Улисьял балалары).

Балаларга медальләр бирелде, җиңүчеләр район яшьләре бүлеге һәм дә мәгариф идарәсе җитәкчесе кулыннан аерым медальләр алды, Ф.Мошкина уенчыклар кибете иганәчелек ярдәме белән һәр балага истәлек бүләкләре тапшырылды. Фестивальнең махсус кубокларыннан да кадерле бүләк булмагандыр, мөгаен. Җиңгән командаларның кубокларны кабул итеп алгандагы мизгелләре шул хакта сөйли иде. Ярышлар җанатарлар буларак килгән әти-әниләргә дә ошады.

– Балаларыбыз өчен файдалы чара, ярышларның асылына төшенеп үсәләр, спортка ни дәрәҗәдә сәләтле икәнлекләре шушында күренә инде , – ди әтиләрнең берсе Альфред Сәйфелганиев.

Һәр команда фестивальдән арып-талып таралышса да, күңелләр күтәренке иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада