Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта мөмкинлекләре чикле укучыларны куандырдылар (+фото)

Шушы көннәрдә районыбызның төрле авылларында яшәүче мөмкинлекләре чикле укучы балалар Казан кунакларыннан үзләре өчен махсус тегелгән киемнәр кабул итте.

Мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүнең ни икәнен әти-әни үзе генә белә. Әмма язмышка язылганнардан узып булмый. Әти-әниләргә ярдәм итү, балаларны киемнәр белән сөендерү максатыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева Казандагы GT dress махсус билгеләнештәге тегү остаханәсе җитәкчелеге белән элемтәгә чыгып, ярдәм итүләрен сораган була. Озак көттерми җавап та алына. Җитәкчелек иганәчеләр табып, Балтач сабыйлары өчен махсус киемнәр тегә һәм аларны шушы көннәрдә тантаналы төстә тапшыру чарасы да узды.

– Һәр кешенең матур һәм уңайлы итеп киенәсе килә. Бу исәптән мөмкинлекләре чикле балалар да искәрмә түгел. Махсус билгеләнештәге тегү остаханәсе нәкъ менә шул юнәлештә эшли. Бүген бездә кунакта – шушы өлкәдә эшләүче җитәкче кызларыбыз Дәлия Гайнанова белән Дилә Хәлилова. GT dress махсус билгеләнештәге тегү остаханәсендә махсус размерлар белән безнең балалар өчен киемнәр тектеләр, – диде Алия Юнысовна очрашуга килгән әти-әниләр, укытучылар алдында чыгыш ясаганда.

GT dress махсус билгеләнештәге тегү остаханәсе Казанда 2015 елда барлыкка килә. Ул чакта үз дә мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче Дәлия Гайнанова күкрәк куя торган яулык булган боди эскизын эшли, тукыма сатып ала һәм ательеда беренче балалар киеме партиясен заказ бирә. Моның өчен аңа улы Тимурның коляскасын сатарга туры килә. Соңрак үз тирәсенә проектны гамәлгә куючылар булган фикердәшләр командасын туплый ала. Тегү остаханәсе мөмкинлеләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен боди, комбинезоннар һәм башка кием-салымнар җитештерә.

– Мин сезнең халәтегезнең нинди булуын бик яхшы аңлыйм. Үзенчәлекле балалар күңел халәтен бик тиз сизеп ала. Шуңа да безгә көчле булырга кирәк. Безнең күңел җылысы белән җитештергән киемнәребезне сабыйлар куанып кисен иде, – диде Дәлия Гайнанова.

Балаларга бүләкләр сыйфатында аларның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып тегелгән кием-салым комплектлары тапшырылды – бу озын җиңле боди, слип һәм спорт костюмнары.

Чарада катнашкан район башкарма комитеты Айдар Хәйретдинов исә үзенчәлекле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә иң элек сабырлык, сәламәтлек теләп:
– Сабыйларның тормышларын бөтенләй үк үзгәртә алмасак та, аларның тормыш-көнкүрешен беразга гына булса да, җиңеләйтә алабыз, – диде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр киемнәр GT dress