Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта пионер, комсомолларга алмашка кемнәр килә? (+фото)

Район мәктәпләренең барлык яшь армиячеләре тантаналы рәвештә яшь армиячеләр сафына кабул ителде.

Кече яшьтән үк ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү максатыннан, мәктәпләрдә кабат хәрби әзерлек юнәлешендә күләмле чаралар башлангыч алды. Һәр мәктәп базасында яшь армиячеләр отрядлары оештырылып, алар матур гына эшчәнлек алып баралар, төрле чараларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Күптән түгел “Балтач” спорткомплексында аларның тәүге слетлары үтте. Район мәктәпләренең барлык яшь армиячеләре тантаналы рәвештә яшь армиячеләр сафына кабул ителде.«Ватанга тугры калырга, яшь армиячеләр туганлыгына тап төшермәскә, намуслы һәм гадел булырга, ярдәмгә мохтаҗларны якларга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә!” Укучылар бер-бер артлы әнә шундый ант сүзләрен кабатладылар. Ант биргәннәрнең барысы да яшь армиячеләр отрядына керделәр.

 Безнең иманыбыз камил, сездәге физик һәм рухый әзерлек белән сез Ватаныбызны сакларга һәрвакыт әзер булачаксыз. Бүген биргән антыгыз сезнең йөрәкләрдә гомер буена истә калырлык вакыйга булып калачак. Бәйрәм белән, кадерле дуслар! –  дип җыелган яшь армиячеләрне район хәрби комиссары Васил Вәлиев котлады.

Яшь армиячеләр сафына баскан укучыларның ант биргән вакытта үзләренең нинди халәттә булулары белән дә кызыксындым.

– Без зур дулкынлану кичердек, чөнки бүгенге мизгел илне, Ватанны саклауга әзерлекнең башы булып тора. Ә Ватанны саклаудан да мактаулы һәм данлы эшнең булуы мөмкин түгел, –  ди Балтач урта мәктәбенең “Яшь армиячеләр” отряды командиры Раушан Галиуллин.

Әнә шулай октябрят, пионер, комсомолларга алышка игелекле максатлар белән бүгенге чорның яңа буыны, яңа оешмалары килә.

P.S. “Яшь армиячеләр” хәрби-патриотик хәрәкәте РФ Оборона министры Сергей Шойгу инициативасы белән оештырыла. Хәрәкәтнең төп максаты үсеп килүче буында Россиянең хәрби үткәненә ихтирам тәрбияләү, илнең хәрби данын саклау һәм яклаудан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь армиячеләр