Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта районкүләм чыгарылыш кичәсе узды (+бик күп фото)

Якшәмбе көнне «Сабантуй» ял паркында районның чыгарылыш кичәсе гөрләде.

Быел районыбыз мәктәпләрен 31 укучы алтын медальгә тәмамлады. Балтач һәм Карадуган гимназиясе, Урта Көшкәт мәктәбеннән берешәр укучы имтиханнарны 100 балга тапшырды. Шулай ук 90 һәм аннан да югары баллга имтихан тапшыручы укучыларыбыз да шактый.

– Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелемнән котлыйм, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Бүген бик матур, күркәм, шатлыклы, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм. Әле кайчан гына килгән кечкенә балалар унбер ел буе аң-белемгә өйрәнеп, инде мәктәпне тәмамлый. Иң мөһиме белем һәм тәрбия кирәк, балалар. Шулар икесе бергә барса гына сез үз юлыгызны дөрес итеп табарсыз. Беркайчан да үзегезнең туган җирегезне онытмыйча, киләчәктә инде чын өлгергән, җитлеккән шәхес булырсыз дип ышанып калам. Һәммәгезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә, тормышыгызда уңышлар насыйп булсын. Балалар, үзегез теләгән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез.

Район җитәкчеләре дә укучыларга киләчәктә гел ак юллар гына теләде, медаль алучыларны, бердәм дәүләт имтиханнарында 90 һәм аннан югары баллар җыючыларны, спорт һәм мәдәният тормышында, волонтерлык һәм балалар хәрәкәтендә, гомумән районыбызның барлык чараларында да активлык күрсәткән балаларны сәхнәгә чакырып, тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев