Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта шахмат бәйрәме үтте. Кайда дисезме? (+фото)

Бүген 1нче номерлы балалар бакчасында искиткеч матур шашка-шахмат ярышлары үтте

Бакчага йөрүче 19 бала уеннарда катнашты. Балаларның ярышларга әзерләнеп килгәннәре уеннарыннан ук күренеп тора, бакчада әлеге спорт төренә зур игьтибар бирелүе сизелә. Тәрбияче апалары ярышлардан чын бәйрәм ясадылар хәтта шахмат фигуралары киемнәре ук кигәннәр иде.

Менә алар җиңүчеләребез:
Шашка буенча:
1нче урын Салахов Әмир
2нче урын Низамиев Әмир
3нче урын Хәбибуллин Искәндәр
Шахмат буенча:
1 нче урын Николаев Азамат
2 нче урын Низамиев Әмир
3нче урын Дәүләтшин Солтан
Жинүчеләргә һәм һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.
Бакча мөдире Гөлүсә Хәмитовнага шундый матур ярыш үткәреп, кечкенә яшьтәге балалар арасында шашка-шахматка зур игьтибар биргәне өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.Шундый җитәкчеләр булганда киләчәктә республика ярышларында җиңүчеләребез дә күбрәк булачак. Башка детсадлар да алардан үрнәк алсалар иде дигән теләктә калам.

Ландыш Гарифуллина

тренер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев