Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта укучылар өчен психологик десантлар оештырыла

Балтач мәгариф идарәсенең психологлары Гүзәл Закирова һәм Алсу Идрисова 26 гыйнвар көнне Улисьял мәктәбенә психологик десант оештырды.

Урамда 30 градус салкын булуга да карамастан, һәр укучы мәктәпкә бик теләп килгән иде һәм бу чара алар күңелендә бары тик яхшы, позитив яктан гына истә калыр дип ышанабыз. «Корабль» программасы буенча тренинг үткәрү, һәрбер бала белән аерым килеп эшләү алып барылды. Шуның нәтиҗәсе буенча февраль аенда әти-әниләр белән дә очрашу булачак, анда һәрбер баланың тестлар ярдәмендә килеп чыккан рухи халәте турында сүз алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250