Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның 5 номерлы балалар бакчасында чәч кисәләр, агач утырталар (+фото)

Һәр бала һөнәр сайлаганда уйлап, үзенең сәләтенә карап сайларга тиеш.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәри юнәлеше-педагоглар һәм психологлар өчен киң эшчәнлек кыры. Кешедә барысы да балачактан үк салына, һәм һөнәри юнәлеш тә шул исәптән. Балаларны өлкәннәр дөньясына тарту буенча эшне тормышка ашырганда һөнәри юнәлеш социаль тәҗрибә туплауга ярдәм итә, өлкәннәр дөньясында багланышлар турында күзаллау бирә, шулай ук яшьтәшләре һәм олылар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтә.

Һәр бала  һөнәр сайлаганда  уйлап, үзенең сәләтенә карап сайларга тиеш. Менә шул максаттан без балаларыбызга балалар бакчасыннан ук  төрле һөнәр ияләре белән очрашулар оештырабыз,төрле оешмаларга экскурсияләргә йөрибез. Безнең  Балтач 5 нче балалар бакчасында да  бу юнәлештә бик актив эш алып барыла. Әти-әниләр, дәү-әниләр-дәү әтиләр ярдәме белән очрашулар оештырыла. Балаларга бу очрашулар бик кызыклы.Чакырылган кунакларыбыз да мондый чараларда теләп катнашалар. Әле күптән түгел генә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән чәчтараш,урманчы һөнәре белән тирәнтен таныштыру өчен төркемебездә очрашулар уздырдык. Очрашулар барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар.

Кәримебезнең әнисе Рәзилә килеп чәчтараш һөнәре турында сөйләп,эш инструментлары белән  таныштырды.Ул үткәргән мастер-класста балалар бик теләп катнаштылар.

Нәфисәбезнең дәү әтисе Марсель абый Арча урман хуҗалыгында мастер хезмәтен башкара. Аның урман хуҗалыгы эшчәнлеге, урманнарның торышы турында сөйләве балаларда зур кызыксыну уятты.

Мондый очрашулар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри белем бирү юнәлешендә һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын булдыру, олылар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләүдә зур этәргеч булыр дип ышанабыз. Алга таба да бу төр эшчәнлегебез дәвам итә.

Алсу Лапшина,

Бистәнең  5 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр