Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның 5нче номерлы балалар бакчасы сабыйлары наратлар утыртканнар (фото)

Балаларга эколог белән очрашу бик файдалы булды.

Урман безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз. Ел саен агачлар күп киселә, янгыннар да чыгып тора. Шуңа күрә , агачларны күбрәк утыртырга, үзебезнең җир шарын кислород белән баетып, һаваны чистартып торырга кирәк.

Агач утыртуның — бик кирәкле гамәл икәнен «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе, Вафин Рәнис Борисович, Балтачның 5нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балаларга аңлатты. Урманда үз-үзләрен тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төшендерде, сорауларга җавап бирде.

Соныннан балалар эколог белән бергәләп нарат агачлары утыртты. Балалар наратка ничә яшь икәнен белергә өйрәнделәр.

Балаларга эколог белән очрашу бик файдалы булды. Бу очрашу баларның күңелләрендә якты хатирә булып озак сакланыр, дип хәбәр итә тәрбиячеләр Гөлүсә Сәгъдиева һәм Зилә Хәбибрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нарат