Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта «Балтач кызы, Балтач егете» бәйгесе узды (+фото)

Котлыйбыз!

Балтач гимназиясендә «Балтач кызы, Балтач егете» бәйгесенең финал этабы узды. 

Бәйге талантлы егетләребезне-кызларыбызны барларга, сәләтләрен үстерергә, татарлыгыбызны танытырга ярдәм итә. Мәктәптә укучы кызлар, егетләр һәр эштә уңган, яхшы укыйлар, матур итеп бииләр, җырлыйлар.

Бәйгене оештыруның максаты: районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу, үстерү; яшьләргә мәдәни, әхлакый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли-мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту, туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, районда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм шәхси потенциалын ачу; тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм лидерлык сыйфатларына ия булган талантлы яшьләрне ачыклау.

Кызлар арасында Гран-прига Шеңшеңәр мәктәбеннән Гүзәл Зәкиева лаек булды. Закирова Камилә (Норма) — беренче, Шәфигуллина Алия (Смәел), Нургалиева Гөлгенә (Түнтәр) — икенче, Мортазина Әдилә (Балтач) өченче урын яулады.

Егетләр арасында Гран-при иясе булып Пыжмара мәктәбеннән Фәхретдинов Ильяс танылды. Федоров Ярослав (Чепья) — беренче, Галәветдинов Салават (Балтач), Фәйзрахманов Рамил (Куныр) — икенче, Молгачев Артем (Балтач гимназиясе) өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балтач кызы, Балтач егете"