Балтачта белем һәм тәрбия учакларының яңа уку елына әзерлеген тикшерәләр (фото)
Махсус комиссия яңа уку елына әзерлекне берничә пункт буенча өйрәнә.
Бу көннәрдә Балтач районы башкарма комитеты каршында оештырылган, мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган тармак-ара муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә.
«Яңа уку елына әзерлек дигәндә, беренче чиратта, территорияләрнең чисталыгы, биналарның һәм бүлмәләрнең төзеклеге, янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы тору таләпләренең үтәлеше кебек мөһим мәсьәләләргә басым ясала», — дип аңлатма бирә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов.
Уку бүлмәләреннән тыш, мәктәпнең тирә-юненә, мәктәп яны тәҗрибә участогына, ял зонасына, шулай ук ягу сезонына әзерлеккә, иминлек, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә дә игътибар бирелә.
Комиссия Түнтәр, Субаш, Сосна, Көшкәтбаш, Урта Көшкәт, Иске Көшкәт мәктәпләрендә, Сосна балалар бакчасында булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев