Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта “Гаилә-гаҗәеп галәм” исемле бәйрәм үткәрелде (фото)

Озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт итүче парларыбызның күп булуы безне сөендерә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә 2023 нче ел “Педагоглар һәм остазлар елы” дип игълан ителде.   Шул унайдан Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан “Икесенә бер профессия” исемле акция игьлан ителеп, районыбыз мәгарифенә үзләреннән саллы өлеш керткән мөгаллимнәр династияләрен, укытучы гаиләләрен тагын бер кат барларга мөмкинлек туды. Бүгенге көндә районда 40ка якын укытучы династиясе, 40тан артык укытучы гаиләсе бар. 16 май көнне Хыял Яшьләр үзәгендә районның ЗАГС, Яшьләр һәм  спорт, мәдәният бүлекләре белән берлектә –Халыкара гаилә көне унаеннан Балтач районының иң матур гаиләләре - үзләренең тормышларын балаларга белем-тәрбиягә бирүгә багышлаган парлы укытучы гаиләләре очен “Гаилә-гаҗәеп галәм” исемле бәйрәм үткәрелде.

Озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт итүче парларыбызның күп булуы безне сөендерә. Алар сайлаган профессияләренә тугры калып, 20 елдан артык балаларга аң-белем бирсәләр, авыл халкы, әти- әнилэр өчен үрнәк гаилә булып торалар.Парлы укытучыларның  15е физик, информатик, математик, 9ы физкультура укытучысы булып эшли. Районыбызда 9 мәктәп директорының тормыш иптәше  укытучы.

Укытучы профессиясен сайлап, соңгы елларда гаилә корып, матур эшчәнлекләре белән сөендерүче районыбызның яшь гаиләләрен атап китми мөмкин түгел. Борбаштан Гайфуллин Илнар Латыйпович һәм Зәлидә Мөнировна, Гобәйдуллин Ранил Мөнирович һәм Зөһрә Рашитовна, Субаштан Фаязов Ленур Әхмәтович һәм Илүзә Илгизовна, Көшкәтбаштан Шиһапов Илһам Илшатович һәм Гөлия Фидаиловна, Карадуганнан Сабиров Дилүс Динусович һәм Әнисә Газинуровналар, Түнтәр авылыннан Ибраһимов Айзат Василович һәм Илсөяр Рашитовна кебек яшьләрнең гаилә корып, мәгарифтә намуслы хезмәт итүләре безне сөендерә. Бәйрәмдә Балтач районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин, Республика “Нечкәбил” конкурсы җитәкчесе Жуйкова Изольда Павловна, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты социаль яклау буенча төп  белгече Гафарова Гөлсинә Асхатовна катнашып, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Озак еллар мәгарифтә эшләүче Сөләйманов Рәдиф- Илсөяр, Җәләлов Камил-Әнисә, Сөләйманов Айрат-Рәзилә, Әхмәтханов Билсур-Нурзалия  гаиләләренә район профсоюз оешмасы тарафыннан 29 июньнән 1 июльгә кадәр Казан Түбән Новгород маршруты  буенча теплоходта сәяхәткә сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев