Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта мөгаллимнәр очрашты (фото)

Балтач гимназиясе базасында мәктәп директорлары һәм Балтачның 5 нче номерлы балалар бакчаласында балалар бакчалары мөдирләре өчен семинар-киңәшмә узды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф. һәм Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы рәисе урынбасары Яруллин И.М. чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Беренче көн тәртибе буенча җитәкчеләр ике мәгариф оешмасының эшчәнлеге белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә Балтач гимназиясенең һәм Балтач районы мәгариф системасының 2022 нче елга эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, яңа елга бурычлар куелды.

2021-2023 нче елларга Балтач районы башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы арасында төзелгән 3 яклы килешүнен 2022 нче елда утәлеше тыңланды һәм шуңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Өченче өлештә мәгариф профсоюзының республика комитеты грамоталары белән коллективлары белән озак еллар нәтиҗәле эшләүче социаль партнерлар (җитәкче һәм профком рәисләре) бүләкләнде. Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә зур өлеш керткән оешма җитәкчеләренә рәхмәт хаты тапшырылды.

Фидания сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар