Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта “Студент Party” очрашу кичәсе булып үтте (фото)

Чарада районыбызның гимназия һәм мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында белем алучы студентлары катнашты.

Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар күбесенчә студент тормышы белән бәйле була. Чөнки яшь, креатив, юмор хисле, энергиялы әлеге халык бер урында тик тора белми, юк-бардан да кызык ясый белә торган үзенчәлекә ия.

Шундый актив һәм позитив студент халкы белән Үзәк китапханәнең уку залында, инде традициягә әйләнгән, “Студент Party” очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге чарада районыбызның гимназия һәм мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында белем алучы студентлары катнашты.

Кунаклар үзләре хакында, нинди уку йортларында укулары белән таныштырып узганнан соң, командаларга бүленеп “Где логика?”, “За рулем”, “Фильмомания”, “Звездопад” һәм “Угадай мелодию” кебек күңелле уеннар уйнап зирәклектә һәм җитезлектә көч сынаштылар, үзара аралашып күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу студент китапханә