Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район этабы башланып китте (фото)

Чыгышлар тормыштан алынган, әти-әниләр, укытучылар, укучылар — барысы да бербөтен, уңганнар, максатчаннар.

16 гыйнвар кичендә район мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» дигән республика бәйгесенең район этабы башланып китте.

Балтач урта мәктәбеннән ике сыйныф, Балтач гимназиясе, Шубан, Кенә, Кече Лызи, Карадуган мәктәпләре көч сынашты, һәр мәктәптә яхшы хәзерлек белән килгән, һәрберсендә үзенчәлекле юнәлеш бар.

Чыгышлар тормыштан алынган, әти-әниләр, укытучылар, укучылар — барысы да бербөтен, уңганнар, максатчаннар.

Тәрбиягә, ватанпәрвәрлеккә, татулыкка, гаиләләр ныклыгына нигезләнгән әлеге бәйге елдан-ел камилләшә генә бара. Җиңүче командалар әлегә билгеле түгел, мәгълүм булуга хәбәр итәрбез. Вакыт табып, бәйгедә күңел биреп катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тату сыйныф серләре