Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта узган әһәмиятле чарада кемнәр катнашкан?

«Бердәм Рәсәй» сәяси партиясенең «Тарихи ядкарь» проекты кысаларында оештырылган әлеге чара Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында үтте.

3 сентябрь көнне Балтач гимназиясендә, Куныр, Арбор, Түбән Кенә мәктәпләрендә Халыкара «Җиңү диктанты» язуны тормышка ашырдылар.

«Җинү диктанты» – тарихи хатирәләрне барларга, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, яңа геройларын, яңа чыганакларын белергә ярдәм итә.

Арбор мәктәбендә диктантны 7,8,9 сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп директоры да язды. Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, аның урынбасары да диктант язуда катнашты, берничә әти-әни дә килгән.

– Сораулар катлаулырак шикелле иде, – ди диктант язучылар. – Әмма үз илебезнең гражданнары буларак, озак итеп уйлаганнан соң, эшләмәслек түгел иде. Без тарихны белергә тиеш!

Халыкара «Җинү диктанты» акциясе Бакый Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми мәктәбендә дә үтте. «Өлкән сыйныф укучылары белән бергә мәктәп укытучылары, җирле үзидарә хезмәткәрләре дә диктант язуда актив катнашты», дип хәбәр иттеләр безгә.

Балтач гимназиясендә дә 30 райондашыбыз «Җиңү диктанты» язды.

– Сораулар, чыннан да, катлаулы иде, – ди Балтач гимназиясе директоры Айгиз Рафилевич та. – Тарих укытучысы була торып та төгәл белеп бетереп булмый торганнары да бар. Берникадәре безнең рес-публикабызга кагылышлы, күбесе Рәсәй буенча геройлар, ачышлар, хәтта вакыйгаларны детальләп, нечкәлекләре белән дә сораганнар, мәсәлән, шул-шул сугышта, шул-шул вакытта сәгать ничәдә ул кеше нишләгән? Ул кадәрен үк белеп бетерү мөмкин дә түгел, моннан чыгып, тарихны профиль дип тә әйтергә була, институтларда укытыла торган югары математика фәне кебек.Ничек кенә булмасын, диктант файдага булды, илебез өчен үзебездән нинди дә булса өлеш кертә, тарихыбызны барлый, инде мәрхүм булган каһарманнарыбызны, геройларыбызны искә алып, үзебездән эз калдыра алдык дип саныйм. Ә инде белеп бетермәгән фактларны без кат-кат ачыклаячакбыз, алдагы диктантларга тагын да ныграк әзерлек белән килербез, иншаллаһ».

Димәк, быелгы диктант чын сынау булган, тарихыбызны тагын да ныграк, уку-укыту программаларыннан тыш та белергә чакыра.

Гөлшат Закирова, Куныр урта мәктәбе мөгаллимәсе:

– Җиңү диктанты кебек чаралар безнең өчен бик әһәмиятле. Халкыбыз кичергән бу коточкыч сугыш елларын онытырга хакыбыз юк. Безнең буын да бу елларны кинолардан карап, китаплардан укып кына белә. Быел җәйге ял вакытында Мәскәүгә баргач Россия Федерациясе хәрби көчләренең музей-комплексында экскурсиядә булдым. Анда мин чын сугышны үз күзләрем белән күргәндәй булдым, күңелләр тетрәнде. Шуңа күрә мондый чаралар үткәрүне кирәк дип саныйм.

Беркем дә, берни дә онытылырга тиеш түгел, бигрәк тә сүз илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарман ватандашлар турында барганда, без һәрчак хәтер-хатирәләрне кадерләп сакларга бурычлыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев