Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бар яктан бәхетле Гүзәлия, диләр 3 нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе турында

Гүзәлия ишле гаиләдә үсте. Гаиләдә иң олысы булгангамы, артыннан дөньяга килгән өч сеңлесенә, энесенә күп вакыт "әни " булып торырга да туры килде.

Әтисе Наил көне буе колхозда эштә булды, әнисе Фирая мәктәптән кайтып керә алмады. Рус теле укытучысы булгач, эше артыннан өйгә дә кайта иде. Шунлыктан, өй эшләрен дә белеп үсте.

Тәрбияче булып китүенә дә әнисе йогынты ясагандыр дип уйлыйм. "Кая әле әни, үзем дә дәфтәрләреңне тикшерешергә булышыйм", дип үзәгенә үтә торган иде. Ул заманнарда хөкүмәтебез кушуы буенча мәктәпне тәмамлаган һәр "җилкенчәк" фермага яисә колхоз кырына эшкә чыга иде. Заманага ияреп, Гүзәлия дә туган авылы Салавычта бер ел сыер сауды.
Әнисенең укытучылык эше барыбер үзенекен эшләде, Гүзәлиябез 1983 елда Казан педагогия училищесына экзаменнарны уңышлы тапшырып, тәрбияче һөнәрен үзләштерергә алынды. Студент еллары да тиз узды. Училищены уңышлы гына тәмамлап, туган авылына эшкә кайтып төште. Бер ел тәрбияче булып эшләүгә, булдыклы кызны мөдир итеп куйдылар. Ике ел мөдир булып эшләү дәверендә күп ата-аналарның ихтирамын да казанырга өлгерде.
Авылларының иң булдыклы егетләренең берсе Рифатны үзенә яр итеп тә куйды. Шул вакытта, Киров өлкәсеннән кайтып Балтач "Сельхозхимиясенә" эшкә урнашып, бүгенге көнгә кадәр шушы оешмада тырыш хезмәт куючы Рифат белән алар күпләргә үрнәк гаилә буларак танылдылар. Язмыш шулай кушкандыр инде, ир белән үзе дә Балтачка чыгып китте.
Район үзәгендәге 3 нче номерлы "Карлыгач" балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты. Һәм үзе сайлаган һөнәренә тугры калып,ул бүгенге көнгәчә шушы коллективта хезмәт куя. Авыр , фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә аның кулы аша күпме Балтач баласы узгадыр, әйтүе кыен. Тәрбиячелек хезмәтенә дә аның быел 30 ел тула. Бер кеше гомере, бит…
Спортны үз иткән Рифат (заманында танылган хоккейчы, волеболчы булган спортчыбыз район спорты тарихына күп кенә матур хатирәләр калдырган шәхес - Н.С. ) бер-бер артлы туган өч улында да спортка мәхәббәт тәрбияли алды. Бертуган Ринат, Ришат, Риназ Шәрәфиевлар районыбыз спортында танылган спортчыларга әверелделәр. Олы уллары инде үзе гаилә корды. Уртанчысы Казанда яши. Кечесе бүгенге көндә балалар арасында районыбызның иң оста хоккейчыларыннан берсе. Әтисе белән җәен-кышын Сабага Боз сараена барып, күнегүләр үтә.
"Әниләре бала җанлы булмаса, безне аңламаса, мин аларны болай итеп йөртә дә алмаган булыр идем. Спорт бит ул үзе зур тырышлык сорый торган төр. Аның ялы, көне-төне юк",- ди Рифат хәләл җефете турында. Аннан ул Гүзәлиягә карата үзе дә бик хөрмәтле. "90 яшенә якынлашучы әтиемне өрмәгән урындыкка да утыртмады, авыр хезмәтемдә үземә дә тел-теш тидермәде".
Менә шулай бер-берсен хөрмәт итеп яши торган бәхетле гаилә инде бу - Шәрәфиевлар. Аннары тагын бер яктан бәхетле Гүзәлия, тәрбиячеләр, укытучылар көнен бәйрәм иткән көннәрдә, ул ел да үзенең гомер бәйрәмен үткәрә. Үзе 50 дә булса да , күңеле 18 дә аның, дияргә ярата Рифат Гүзәлиясе турында. Амин, шулай була гына күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250