Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Барыгыз да - чанага!

Һәр елны, яңа елның беренче җомгасын зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Бү юлы да 5 гыйнвар көнне төркемебез балалары әти-әниләре белән берлектә тау шуарга җыелдык.

Һәр елны, яңа елның беренче җомгасын зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Бүген дә 5 январь көнне төркемебез балалары әти-әниләре белән берлектә тау шуарга җыелдык. Барыбыз да көткәнбез, бер хәбәр салу да җиткән.

Ничек итеп сокланмыйсың бу кышкы хозурлыкка, исең китәрлек! Бигрәк бай шул Балтачыбыз гүзәл табигате белән. Урманыбыз гына ачуланмасын инде, татлы йокысыннан уята яздык бугай үзен. Ул сабыйларның куанганын күрсәгез, әти-әниләребез дә кимен куймады, балачак иленә кайткандай булдылар.Ихластан куанып-шатланып таудан җилдерүләре, үзе бер романтика, әйтеп бетермәслек. Тирләп-пешеп чана шуып аргач, табигать кочагында эчкән чәйдән дә тәмлерәге бар микән?! Менә кайда икән тәнгә сихәт, җанга дәва!

 

Хәйруллина Н.Ә

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чанатау