Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфларны аермакчылар...

Моның өчен мәктәпләрдә өчәр корпус булачак, имеш.

Стратегик башлангычлар агентлыгында башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф балаларын төрле корпусларда укытырга киңәш итәләр. Киңәшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән. Стратегик башлангычлар агентлыгы мәгълүматларына караганда, Русиядә 15 миллионнан артык укучы исәпләнә, ә 2024 елга аларның саны якынча 3,5 миллионга артачак. Шул ук вакытта, яңа белем бирү учреждениеләрен төзү темплары артык түбән һәм хәтта өченче сменаны да бетерергә мөмкинлек бирми. Мәктәпләрне күпфункцияле итеп, бу проблеманы хәл итеп булачак дип көтелә.

Әлеге эш нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп коруның нәтиҗәле проект документациясен булдыру буенча тәкъдимнәр эшләнгән. Алар Президент кушуы буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы белән берлектә әзерләнгән, тиешле документ Хөкүмәткә юллаган да инде.

Андагы тәкъдимнәрнең берсе башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфларны аерым корпусларда укытуга кагыла. Бу урта һәм югары сыйныф укучыларына күбрәк яңа технологик укыту алымнары кирәк булуга бәйле, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: ачык чыганаклардан.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп