Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Батырлыкка әйләнгән исем

Безнең Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасында бәйрәмнәр бик еш була.Мәктәп-бакчабызда һәр бәйрәм бакча балалары һәм мәктәп укучылары белән берлектә уздырыла.14 нче февраль көнне 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба белән хушлашу бәйрәме булса,17 нче февральдә балалар тагын мәктәп-бакчабызның музыкаль залына җыйналдылар.

"Бүген мәктәпкә Миләүшә апа киләчәк!" дигән хәбәрне балалар шатланып каршы алдылар. Әйе, Кили китапханәсендә китапханәче булып эшләүче Миләүшә Вәгыйз кызы безнең көтеп алынган кунагыбыз. Ә бүген үткәреләчәк бәйрәм гадәти генә бәйрәм түгел. Бәйрәмебез герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулуга багышланган иде.
Бәйрәмнең 1 нче өлешен бакчабыз тәрбиячесе Сәрия Ризванова бик эчтәлекле итеп алып барды.Балалар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында презентация карадылар,яраткан шагыйребезнең ялкынлы шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
Бәйрәмнең 2 нче өлешендә мәктәп укучылары һәм бакчаның мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларыннан төзелгән "Батырлык" һәм "Җәлил шәкертләре" командалары арасында уздырылган интеллектуаль уенда балалар үзләренең белемнәрен сынадылар. Алар Миләүшә апалары әзерләгән сорауларга бик тырышып җавап эзләделәр.Бәйгедә бераз гына өстенлек белән "Батырлык" командасы җиңүгә иреште. Ләкин беркем дә күңелсезләнмәде,чөнки яраткан шагыйребез турында никадәр өстәмә мәгълумат алдык, аның китап күргәзмәсе белән таныштык.
Фото: http://lit.convdocs.org/docs/46/index-245303.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250