Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Батырларга чиксез хөрмәт. Кемнәрдә? (+фото)

Бөек Җиңүнең 74нче язын каршы алган көннәрдә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында күп кенә чаралар үткәрелде.

Биредә сугыш темасына төрле фильмнар күрсәтелде, әңгәмәләр үткәрелде. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары Батырлар аллеясында булып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бер минутлык тынлык белән үзләренең хөрмәтләрен ирештерделәр. Бакчабызда үткәрелгән һәрбер чарада балалар актив булырга тырышты. Тәрбияче апалары Бөек Җиңү турында сөйләгәндә алар онытылып тыңлады, бабаларының нинди зур тырышлык белән илгә җиңү алып килүләрен аңлап, күңелләреннән рәхмәтләрен дә ирештерделәр. Сабыйлар сугыш чоры вакыйгаларын төрле фильмнар аша гына күреп беләләр, шөкер, шуңа да алар балачагы бүгенге кебек аяз күк йөзле, кояшлы һәм бәхетле булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев