Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ – 2022: беренче нәтиҗәләр

Рус теле һәм математика сынаулары артта калды. Билгеле булганча, әлеге имтиханнар аттестат алу өчен кирәк.

Берәүләр БДИдан котылырга өлгерсә, икенчеләр белемнәрен күрсәтүне дәвам итә әле. «Үзеңне тыныч тотсаң, тапшырып була», – ди  имтиханны үз башыннан кичерүчеләр. Белемне бәяләргә иртәрәк әле, ә тәртипне?

Татарстан мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин беренче сынауларда  кагыйдә бозучылар булмавын әйткән иде. Билгеле, аны тапшыручылар саны   кимрәк иде. Башка сынаулардагы вазгыять турында соңрак хәбәр итәрбез.

Күз тимәсен, Татарстанда имтиханнар көйле бара. Воронеж шәһәрендә исә ут сүнү сәбәпле, имтихан нәтиҗәләре исәпкә алынмаячак. Югыйсә рус теле сынавы тәмамланырга ярты сәгать кенә калган булган. Хәзер укучыларга аны кабат  тапшырырга туры киләчәк. Бу инде аттестат алу да соңарачак дигән сүз.

 

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев