Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ нәтиҗәләре начар.

Татарстан укучылары быел БДИны начаррак тапшырган. Ләкин безнекеләрнең имтиханда алган баллары Россиянекеннән югарырак.

Географиядән бездә уртача балл 64,4 булса, Россия күләмендә ул күпкә түбәнрәк.
Татарстанда минималь чикне уза алмаучылар да күбрәк. Мәсәлән, информатика, рус әдәбияты, тарих, химия фәннәреннән "икеле" алучылар саны арткан.
БДИдан 100 балл җыючы укучылар күпкә кимегән. 2013 елда 416 укучы булса, быел андыйларның саны 122гә генә калган. Татарстанда икешәр предметтан максималь балл алучы өч бала бар. Алар - Казанның 131 һәм Кукмараның Булатов исемендәге лицей укучылары.
Имтихан тапшыру вакытында тәртип бозулар да күзәтелгән. Иң күп шелтә Менделеев, Алексеевск, Буа, Казанның Яңа Савин районнарына белдерелгән. Контроль үлчәү материалларын (КИМ) интернетта урнаштырган өчен бер укучының эше гамәлдән чыгарылган. Өч укучы кесә телефоны белән тотылган.
Хәзерге вакытта БДИ тапшыруның өстәмә этабы бара. Ул 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә интертат ру.
Фото: http://www.kazved.ru/article/47233.aspx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250