Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИда укучы кызны эчке киеменә кадәр чишендергәннәр

Түбән Камада БДИ тапшырганда укучы кызны эчке киеменә кадәр чишендерү турында рәсми аңлатманы Түбән Кама районы советының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге бирде.

Социаль челтәрләрдә 10нчы мәктәптә бер укучы кызны чишенергә мәҗбүр итүләре турында хәбәр барлыкка килде. Шуннан соң мәгариф идарәсе тикшерү уздырды. Ачыкланганча, 4 июньдә, 10нчы мәктәптә химия буенча бердәм дәүләт имтиханы узган. Имтихан уздыру нигезләмәсе нигезендә, имтихан тапшыру пунктына укучылар металл рамка аша уза. Аларга үзләре белән паспорт, гельле ручка һәм рөхсәт ителгән өстәмә материаллар алу рөхсәт ителә. Химиядән имтихан очрагында – ул программалаштырылмый торган калькулятор. Металл рамка сызгыра башласа, бу вакытта укучыдан металл предметларны куюны һәм рама аша яңадан узуны сорыйлар.“Металл рамка металл предмет булу турында сигнал бирүдән туктамагач, ә бу чакта имтихан башлану вакыты җитә иде инде, укучы кызларның берсе бәдрәфкә барып, эчке киемен салып, рамка аша узды. Аңа беркем дә бюстгальтерын салырга тәкъдим итмәде”, – дип хәбәр итте Түбән Кама районы советының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Марина Камелина.
Камелина сүзләре буенча, имтихан узган көнне Түбән Кама мәгариф идарәсенә бернинди рәсми гариза кермәгән.

 

tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди