Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИның бер ел да тыныч кына узганы юк

Быел да “дөрес” каләм бе­лән язмаучылары да, шпаргалка, кесә телефонын хәтта гипсланган кулга тыгып алып керүчеләре дә табылган.

Тагын бер атнадан имти­хан­нарның төп этабы тәмамлана. Димәк, сынауларның нәтиҗәләрен  игълан итәргә дә күп калмады. Көтәбез!

Чыгарылыш укучыларының күбесе БДИдан котылды инде. Хәзер моңа кадәр  төрле сәбәпләр аркасында тапшыра алмаучылар имтихан тота. Өстәмә (резерв) көннәрдә ил буенча 80 меңнән артык укучы катнаша. Болар – җитди сәбәп аркасында сынауга килә алмаучылар, урыс теле яки математика фәннәреннән чик баллны үтә алмаучылар, нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, имтиханнарның  якынча күрсәткечләре билгеле, әмма әле ахыргы нәтиҗәләрне көтәргә кирәк. Шул вакытта гына төгәл әйтеп булачак.

– Төп фәннәр буенча күрсәткечләр узган елгыдан яхшырак. Кайбер фәннәрдән өчәр баллга арткан. Бу – безнең уртак  уңыш. Әлеге нәтиҗәләр барыгызның да дөрес эшләвен күрсәтә. Имтихан күрсәткечләре буенча республика илдә бишлеккә керер дип өметләнәбез, – диде республиканың баш педагогы  мәктәпкәчә белем бирү системасына багышланган киңәшмәдә.

Кисәткәнгә карамыйлар, хәйләгә баручылар  ел саен кими барса да,  табыла тора. Татарстан Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаментыннан  алынган мәгълүматларга караганда, быелгы сынауларда дүрт укучы кагыйдә бозган. Алар – Казан, Чаллы, Зәй һәм Лаеш районы укучылары.

– Имтиханнар тыныч үтте. Былтыр кагыйдә бозучылар 7-8 иде. Быел бу сан азрак. Дүрт укучының өчесе  – 9 нчы сыйныф укучылары. Алар шпаргалка, телефон белән тотылган. Әлеге укучылар  сынауларны кабат  сентябрь аенда тапшыра ала, – дип белдерделәр департаментта. 

БДИны тапшыру – бу әле бар да яхшы дигән сүз түгел. Әнә “дөрес” булмаган каләм белән язмаган Әстерхан укучыларына да борчылырга туры килгән. Тонык язулы текстлар сканерлаштырылганда “укылмаган”, шуңа күрә белгечләр бу эшләрне кулдан тикшергән. Бернинди балл да җыймадык  дип хафаланган уку­чыларның язмышы хәл ителгән. Аларның нәтиҗәләре начар түгел. 

Укучылар соңгы имтихан нәтиҗәлә­рен көтә. Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбен  берүзе тәмамлаган Айсинә Сафиуллинаның хәле шундыйрак. 

– Иң авыры биология булды, әлегә нәтиҗәсе билгеле түгел. Математиканы “5ле”гә бирдем, урыс теленнән  80 балл җыйдым. БДИ куркыныч түгел, бары үз көчеңә ышанырга, хыялыңа омтылырга  гына кирәк. Буш вакыт булган саен сы­нау­га әзерләндем. Бер фәннән дә шпаргалка язмадым. БДИда күчереп тә булмый. Репетитор белән шөгыльләнмә­дем. Төпле белем биргән өчен укытучыларыма рәхмәт әйтәсем килә, – ди Айсинә.

– Шунысы авыр: нәтиҗәләрне җәй буе көтәргә туры килә. Ни сөенеп, ни көенеп булмый. Бу  халәт әле августка кадәр дәвам итәчәк. Кызым Сөмбел  имтиханнарны яхшы балларга бирде. Әмма бу хакта әйтмәскә куша. Алдан кычкырган күкенең башы ярылырга мөмкин. Шуңа күрә бары тик бюджет бүлегенә укырга кергәч кенә нәтиҗә турында әйтеп булачак, – ди Г.Камал театры артис­ты  Миләүшә Шәйхетдинова.

P.S. Киләчәктә һәр кешегә аерым биремнәр булдырмакчылар.  Белгечләр имтиханны компьютерга тапшыру турында сөйләшә. Бу күчерү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 25.06.2019/)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди