Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИның өстәмә чоры рус теленнән имтихан белән ачылды

Бердәм дәүләт имтиханының өстәмә вакыты 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Бердәм дәүләт имтиханының өстәмә вакыты рус теленнән имтихан белән ачылды. Бу имтиханда Россиянең 1,5 меңнән артык чыгарылыш укучысы катнаша. Бу турыда Рособрнадзор хәбәр итә.

Рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы Россиянең 83 төбәгендә 101 имтихан тапшыру пунктында уза. Имтихан барышын 114 җәмәгать күзәтчесе контрольдә тотачак.

БДИ тапшыруның өстәмә сентябрь срогында 11 сыйныфтан соң дәүләт аттестациясен узмаучылар, шулай ук бер яки ике мәҗбүри фән буенча “2”ле алучылар тапшыра ала.

Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам итә. Контроль эш ике өлештән һәм 26 биремнән тора. Аттестат алу өчен 24 балл, ә югары уку йортына керү өчен 36 балл җыярга кирәк.

Рус теле буенча нәтиҗәләр 19 сентябрьгә кадәр билгеле булачак. 7 сентябрьдә база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ узачак. Өстәмә БДИ 15 сентябрьдә резерв көне белән тәмамлана. Ул көнне рус телен һәм математиканың база дәрәҗәсен дә бирергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди