Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИны вакытыннан алда бирү этабы төп чорга күчерелде

Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга — 25 майдан 29 июньгә кадәр күчерелә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элегрәк расланган график буенча вакытыннан алда имтиханнар 20 марттан 13 апрельгә кадәр узарга тиеш иде. Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.

Вакытыннан алда дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гариза биргән чыгарылыш укучыларына, төп чорга гаризаны яңадан теркәү өчен яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди егэ