Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөек Җиңүгә – 70 ел! (фото)

Җиңү көне якынлаша. Быел илебез халкы бу бәйрәмне 70нче тапкыр бәйрәм итәргә җыена. Бәйрәм дибез,чөнки кешелек тарихындагы озакка сузылган, иң каты газаплы, коточкыч сугышта илебезнең каһарман халкы җиңү яулаган.

Җиңү көненә хәзерлек эшләре уңаеннан, Кариле балалар бакчасында да төрле бәйрәм чаралары уза. Тәрбиячеләр әти-әниләр игътибарына махсус күрсәтмә-стендлар эшләп куйдылар. Балалар белән җылы әңгәмәләр уздырыла, сугыш темасына багышланган шигырьләр укыла, кызыклы слайдлар күрсәтелә. Сабый күңеле һәрнәрсәгә игътибарлы, әлеге чараларны алар йөрәкләре аша уздыралар, мәгънәле, тетрәндергеч сораулары шул хакта сөйли.
Әти-әниләребез дә бик актив. Өйгә бирелгән биремнәрне тиешле вакытта, балалары белән бергәләшеп эшләп алып киләләр. Сугышта катнашкан әби-бабалары турында да мәгълүматларны бик теләп җыеп тупладылар. Тырыш хезмәтләре "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмады" дигән почмакта урын алды.
Балаларыбыз үзләре иҗат иткән рәсемнәре белән Рәсәй күләмендә үткәрелүче "Җиңү көне" дигән конкурста катнашып, дипломант булдылар. Без - тәрбиячеләр - ачы күз яшьләре, аяусыз гомерләр, тылдагы газаплар, йокысыз төннәр бәрабәренә яуланган Бөек Жиңүне яшь һәм киләчәк буын күңеленә мәңге онытылмаслык итеп сеңдерү өчен бар тырышлыгыбызны куеп эшлибез.
Эльмира Гыйләҗева, Гүзәл Әхмәдуллина,
кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре.
Кариле балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250