Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөек Җиңүне каршылап яки “Бу балалар мәрхәмәтле булып үсәчәк”

Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгын зурлап уздырачак. Дәһшәтле сугыш елларының авырлыгын, шул чор балаларының ачы язмышын сурәтләгән чара 20 апрельдә Татарстаннын Халыклар Дуслыгы йортында да уздырылды.

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү йортларының укыту программасына кертелгән мөһим юнәлешләренең берсе. Тарих, әдәбият дәресләрендә тормышка әзер булган, үз Ватанының үткәнен белүче, киләчәк өчен кайгыручы Кеше, Гражданин, Патриот тәрбияләүдә күп алымнар кулланабыз. Ә дәрестән тыш чараларда дәрестә алган белемнәр тагын да ныгытылса, үз иленә,туган җиренә лаеклы, үрнәк гражданин тәрбияли алуыбызга шик калмый.

Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгын зурлап уздырачак. Дәһшәтле сугыш елларының авырлыгын, шул чор балаларының ачы язмышын сурәтләгән чара 20 апрельдә Татарстаннын Халыклар Дуслыгы йортында да уздырылды. “Без данлы Җиңүне онытмыйбыз” дигән республика проектын Казан шәһәренең “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” Татарстан халыклары Ассамблеясы белән берлектә оештырды. Бу республика проектында Нөнәгәр урта мәктәбенең “Веснушки” бию коллективы “Мәңгелек ут”, “Бухенвальд балалары” бию композициясе белән катнашты.

Чараны ТР Дәүләт Совет депутаты, Татарстаннын Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов ачып җибәрде. Чарада күпмилләтле балалар рус, украин, татар, чуваш, грузин телләрендә сугыш җырларын, биюләрен башкарып, Бөек Җиңүгә ирешү милләтләр дуслыгы белән бәйле икәнен аңлаттылар.

Безнең бию коллективы чыгышын тамашачы, бигрәк тә, чарага чакырылган сугыш чоры балалары күз яшьләрсез карый алмады. Биюче кызларыбыз сугыш балаларының язмышын үз йөрәкләре аша үткәреп җиткерә алдылар. Казан шәһәрендә яшәүче, сугыш чоры баласы 80 яшьлек Мария Евсеева биюче кызларыбызга, бию коллективы җитәкчесе Алсу Шәмсетдиновага елый-елый рәхмәтләрен җиткерде. “Бу авыр еллар мине гомерем буе эзәрлекләде. Сезнең биюегез аша мин тагын шул елларга кайттым. Яшь булсагыз да, сез сугыш ачысын күрсәтә алдыгыз. Бу балалар мәрхәмәтле булып үсәчәк”, диде ул.

Бу чарага катнашуга чакыру алу белән ярдәм иткән мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызына, Нөнәгәр мәктәбе директоры Айрат Габделмарат улына балалар исеменнән дә рәхмәтебезне җиткерәбез.


Сәмигуллина А.Х,
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр мәктәбе