Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белем гыйлемме ул... (фото)

Очрашулар, хисап җыелышлары чорына туры килгәнлектән мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән район башлыгының очрашуы җомга көнне кичке якка калды.

Зур игътибар сораган бу тармак хезмәткәрләре белән фикерләшү, аралашу район башлыгында зур кызыксындыру уятканлыктан, аны үткәрүне кемгәдер тапшыру, дөрестән дә мантыйкка туры килеп бетмәс иде. Күтәрелгән мәсьәләләр дә бик катлаулы - белемнең сыйфаты һәм шуңа турыдан-туры килеп тоташа торган мөһим юнәлеш, татарлыкны саклап калуда төп алшарт - мәктәпләрдә милли телдә укыту.
Белемнең сыйфатын яхшырту балалар бакчаларыннан башланып, башлангыч сыйныфларда эзлекле юлга салынып, алдагы сыйныфларда үстерелергә тиешлеге белән һәркем килеште. Ә менә укытуны ничәнче сыйныфларда, нинди телдә алып бару, киләчәктә бу юнәлештә нинди адымнар ясау максатка яраклы булыр - болар барысы да күп сораулар тудыра.
Чыгыш ясаганнарны түземлелек белән тыңлаган район башлыгы үзенең йомгаклау сүзендә, «мондый очрашуларны даими үткәрү кирәклегенә инандым, нәрсә эшләнгән, нәрсә барып җитмәгән, болар барысы да фикерләүгә һәм нәтиҗә ясауга нигез булып тора», дигән сүзләре киләчәктә күп мәсьәләләр буенча бергәләп уйланырга чакыру булып яңгырады. Милли үзаңлылыкны тәрбияләү, белемнең ныклы нигезен булдыру, гомүмән, гыйлем туплауда хәл ителәсе мәсьәләләр турында киләчәктә газета битләрендә әле киңрәк яктыртырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250