Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белемдә көч булуын бакча баласы да аңлый (фото)

“Тик ятса машина да күгәрә”, ди халык, ә менә безгә тик ятарга вакыт юк. Нәниләр генә булсак та, мәктәпкәчә белем алу безнең өчен иң мөһим эшчәнлегебезнең берсе булып тора.

Әйе, тик ятмыйбыз без, һаман нәрсәдер эшләп, гөрләп яшәп ятабыз. “Тик ятса машина да күгәрә”, ди халык, ә менә безгә тик ятарга вакыт юк. Нәниләр генә булсак та, мәктәпкәчә белем алу безнең өчен иң мөһим эшчәнлегебезнең берсе булып тора. Белемебезне без кызыклы, мавыктыргыч, акылыбызны баета торган уеннар аша туплыйбыз! Ә уза торган шөгыльләребезне, уеннарыбызны без үзебезнең иң якын кешеләребезгә әти-әниләребезгә күрсәтергә уйладык һәм бөтен төркем балалары, тәрбиячеләре, якыннарыбызны “Ачык ишекләр” атналыгына чакырдык. Шөгыльләребезнең узу тәртибен, безнең актив катнашканлыгыбызны, тәрбиячеләрнең түккән көчен, кызыклы яңача заман таләпләренә туры килгән инновацион технологияләр кулланылып алып барылган шөгыльләрне күреп, әти-әниләребез бик канәгатъ һәм күтәренке кәеф белән киттеләр бездән. 
“Белемдә көч”, ди татар халык мәкаләсе, алда да гыйлемнәр алырга, белем сандыгыбызны баетырга, сау-сәламәт килеш, әти-әниләр, бөтен коллектив белән бергә кулга-кул тотынышып эшләргә, гөрләтеп яшәргә язсын безгә. Безнең бакчабызның ишекләре һәм күңелебез ишекләре һәммәгез дә ачык кадерле дуслар!!!



 Гөлназ Шакирова

бистәсенең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем