Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белемеңне арттырыйм дисәң – сәяхәт ит (+фото)

Балтач гимназиясенең 5 б сыйныфы укучылары Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музеенда кунакта булды. 

Районыбыз мәктәпләре Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музее белән тыгыз бәйләнештә яши. Биредә укучылар даими кунак. Күптән түгел Балтач гимназиясенең 5 б сыйныфы укучылары Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музеенда кунакта булып кайтты. Районыбызның легендар җитәкчесе, музей директоры Гарифҗан Галиев укучыларны үз балаларыдай каршы алды. Күптән түгел капиталь ремонттан соң ачылган музейда нәни дусларын каршы алуына шат булуын әйтте. Укучылар экскурсоводларның сөйләгәнен йотлыгып тыңлады кызыксындырган сорауларын да бирделәр, үзләренең соклануларын да белдерделәр 
– Бу экскурсия укучыларга, ата-бабаларыбызның гомерләрен аямыйча көрәшеп, безгә бүләк итеп калдырган тыныч тормышның кадерен белергә, халкыбызның тарихын өйрәнеп, киләчәген кадерләп саклау өчен, тырышып укырга этәргеч булып тора, – диде сыйныф җитәкчесе Нурсөя Идрисова. 
Белемеңне арттырыйм дисәң – сәяхәт ит, диюләре юкка түгел шул. Ә музейларга сәяхәт белемне икеләтә арттыра дияр идем мин., чөнки музей – үткән белән бүгенгене бәйләгән, киләчәккә юл салган, тарихны саклаган изге урын, рухи азык биргән мәдәни учак . 
Укучылар бу көнне сәяхәт белән генә чикләнеп калмадылар , “Наз” бүлекчәсендә концерт, спектакль дә куйдылар. Бүлекчәдә ял итүчеләр яшь артисларны көчле алкышларга күмде. 
“Истәлекле мизгелләргә бик бай булды бу сәяхәт. Безгә бик ошады. Бирегә без тагын киләчәкбез әле”, дип сүз куешты балалар. Яраткан газетабыз “Хезмәт” һәм аның сайты аша бу көнебезне истә калырлык кызыклы итеп үткәрергә ярдәм иткән музей директоры Гарифҗан Галиевка, музей хезмәткәрләренә, сыйныф җитәкчебез Нурсөя Идрисовага рәхмәтебезне ирештерәбез. Гомерен якты истәлекләр белән баетырга теләгән һәркемгә музейга барырга, күрергә тәкъдим итәбез, дип тә өстәделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев