Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белемгә омтылыш югары

Районда 14 урта, 7 төп, 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы бар, 20 балалар бакчасында, 3 балаларга өстәмә белем бирү оешмасында, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында балаларга белем һәм тәрбия бирелә.

Аларда 610 укытучы һәм 208 тәрбияче эшли. Алдынгы укытучылар, республикакүләм конкурсларда җиңеп, грант ияләре булалар. «Эксперт укытучы» – 1,«Укытучы-остаз» – 14, «Мастер укытучы» – 20, «Оста мөгаллим» – 8, «Безнең яшь укытучы» – 13, олимпиада җиңүчеләре әзерләгән өчен 4 укытучы грантка лаек булды.

 Грант ияләре

2020-2021нче уку елында «Туган телдә укытуның иң яхшы тәҗрибәсе» дигән грант бәйгесе җиңүчеләре булып Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе танылды. Алар 500 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

«Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант» бәйгесе җиңүчеләре (50 мең сум):

– Зөлфия Зәйдулла кызы Садыйкҗанова – Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең математика укытучысы;

– Ранил Фәрит улы Гыйләҗев – Салавыч күппрофильле лицееның тормыш иминлеге нигезләре укытучысы;

– Энҗе Васил кызы Әсәдуллина – Норма урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

– Рәзинә Нургаян кызы Гыйльфанова – Нөнәгәр урта мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Олимпиадалар нәтиҗәләре

2020-2021нче уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре:

30 гыйнвар - 1 февраль көннә-рендә  Казан шәһәрендә татар мәктәбе укучылары өчен татар теленнән олимпиада үткәрелде. Карадуган гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Зилә Корбанова, Куныр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зилия Юнысова, Норма мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова, 11 сыйныф укучысы Гөлүзә Мәхмүтова республика олимпиадасының призерлары булдылар. Укытучылары: Эльмира Гарифуллина, Әнисә Саттарова, Энҗе Әсәдуллина, Гөлүзә Нәсыйхова.

1-3нче февральдә Казан шәһәрендә  татар мәктәбе укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау этабы  узды. Шубан мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рәйсә Абдуллина – җиңүче, Норма мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Айсылу Вәлиева, Гөлүзә Мәхмүтова призерлар булдылар. Укытучылары: Инсаф Сәләхетдинов, Энҗе Әсәдуллина, Гөлүзә Нәсыйхова.

3-5нче февральдә Казан шәһәрендә рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгак-лау этабы узды. Балтач мәктәбенең 5 сыйныфы укучысы Карина Копеева, Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Сөмәя Насыйрова, Балтач мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Станислав Гайсин, Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Лилиана Бускина призерлар булдылар.

Укытучылары: Тәнзилә Нигъмәтуллина, Рәмзинә Гайнуллина, Нурия Гарифҗанова, Чулпан Габделганиева.

5-7нче февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Норма мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Диләрә Саттарова, Балтач гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Сәйдә Шиһапова, Норма мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лина Гатауллина, Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Расил Габделганиев, Балтач мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Айзилә Шакирҗанова һәм Диана Кәримова республика олимпиадасы призерлары булдылар. Укытучылары: Алсу Галимҗанова, Нурсөя Идрисова, Энҗе Әсәдуллина, Чулпан Габделганиева, Гөлнар Хәйруллина.

7-9 февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Норма мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Лина Гатауллина һәм Алисә Шәйхетдинова, 10 сыйныф укучысы Гөлинә Камалова, Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Лилия Гарифуллина, Балтач мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айзилә Шакирҗанова республика олимпиадасының призерлары булдылар. Укытучылары Энҗе Әсәдуллина, Чулпан Габделганиева, Гөлнар Хәйруллина.

Халыкара олимпиадада Балтач мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Диана Кәримова (укытучысы Гөлнар Хәйруллина), Куныр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зилия Юнысова (укытучысы Әнисә Саттарова), Карадуган гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Рәйсә Абдуллина (укытучысы Эльмира Гарифуллина) призерлар булдылар.

8 февральдә Карадуган гимназиясендә, Таузар башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында һәм Карадуган балалар бакчасында «Милли мәгариф оешмаларында укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыруда идарә итү алымнары» дигән семинар узды. Анда туган (татар) телдә дәресләр һәм дәрестән тыш шөгыльләр – театр түгәрәкләре, яшь язучылар, яшь экскурсоводлар эшчәнлекләре тәкъдим ителде. Пленар утырышы Карадуган гимназиясендә узды. Әлеге гимназия Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, «ТР гомуми белем бирү оешмаларында ТР дәүләт телләрендә укытуның иң яхшы практикасы» грантын алган мәгариф оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф