Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белемле дә, һөнәрле дә булды

Чыгарылыш кичәсендә булып кайттым. Лицейда. Бигрәкләр дә күңелле, матур оештырганнар. Кызым Алиянең шушында өч ел укып, аттестат белән бергә белгечлек буенча диплом да алуына сөенеп утырдым.

Аллага шөкер, шул дипломы белән белгечлеге буенча эшли дә башлады инде. Укыганда практикасын Казандагы бер ресторанда үткән иде. Шунда ике куллап эшкә алдылар үзен. Юристыр, экономистыр дипломнары белән эш эзләп йөрисе булмады. Пешекче-кондитерларга эш җитәрлек шул, рәхмәт яугыры. Болары сүз уңаеннан гына, ниятем кызымны белемле дә, һөнәрле дә иткән Нормадагы лицей коллективына зур рәхмәтемне җиткерү. Минем кызым укыган группаның җитәкчесе Зөлфирә Гаязовага, мастерлары Фирая Мөхәммәтгалиевага, гомумән, барысына да хөрмәтем бик зур. Безнең балалар турында чын күңелдән кайгыртып, тырышып, булсынга эшлиләр. Әле менә урамнан лицейда өч еллык укытуны бетерәләр икән дип ишетеп хафага төштек. Балаларыбызны берьюлы урта белемле дә, һөнәрле дә итә торган районыбыздагы бердәнбер уку йортына тимәсеннәр иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250