Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бер генә гөл җылынса да сулышымнан, буш үтте дип зарланмамын тормышымнан

Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәйруллина исемен әйтүгә үк, аның көчле укытучы булуын ассызыклыйлар.

Утыз елдан артык тәҗрибәсе булган укытучы үзен туры сүзле, таләпчән, дип атаса да, укучылары нәкъ шундый булганы өчен ярата һәм хөрмәт итә аны.

Ул укыткан егет-кызлар рес-публика олимпиадаларында җиңү яулап, район башлыгы грантын отып, мәктәпнең горурлыгына әйләнделәр. Гөлнар Илдаровнаның үзе ирешкән уңышлары да күп: укучылары эзлекле рәвештә олимпиадаларда җиңгән өчен ике ел рәттән грант ота, «Безнең иң яхшы укытучы», «Укытучы-остаз» грантлары иясе дә ул. Татар теле буенча 5-11 сыйныфлар өчен укыту программасы, 6 һәм 8 сыйныфлар өчен дәреслекләр, 6-9 сыйныфлар өчен методик әсбапларның авторлык составында торуы да әңгәмәдәшемнең никадәр көчле укытучы да, остаз да булуын раслый. Аның белән сөйләшүебез кызыклы да, уйландыра да торган булды.

Китапка мәхәббәт

– Мин Арча районы Шекә авылында зур гаиләдә туып үстем. Әби-бабай, әти-әни һәм без – биш бала. Безнең гаилә – укытучылар династиясе. Аның башында  бабаем Гата Хәлиуллин тора, ул күп еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Арча (элек Кызыл юл) районында роно мөдире булып эшләгән, ахырдан Шекә мәктәбендә укыткан. Авылдашыбыз Гөлзада апа Сафиуллина төзегән «Шекә пәриләре комнан бау ишә» дип исемләнгән авылыбыз, аның шәхесләре турындагы китапта бабам турында да бик матур хатирәләр язылган: «Ул үзенчәлекле кеше иде. Мәктәптә рус теле укытса да, дәрестән чыкканда «Карурман»ны, «Зәңгәр шәл»не җырлап чыга иде. Тавышы көчле, матур. Бөтен күңеле белән татар әдәбияты дөньясына чумып, үз чорының язучы-шагыйрьләре турында сөйләргә яратты. Ул бик сәләтле журналист иде, мәкаләләре республика газеталарында басылды, үзе озак еллар район газетасының даими хәбәрчесе булды». Бабаем тулысынча уку-язуга бирелгән кеше иде. Күз алдымда шул йортыбыз (кызганыч, мин үскән йорт 1996 елда янды): күп бүлмәләр, һәр бүлмә саен идәннән түшәмгә кадәр китап белән тулы шкафлар. Китап белән кызыксыну, китапка мәхәббәт шул заманнан киләдер дип уйлыйм. Үземне белгәннән бирле китап укый идем. Мин, 2-3 сыйныфларда укый торган бала, җәй көне бәпкә саклап, әкиятләр, шигырьләр түгел, ә Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик», «Кыю кызлар», «Изге амәнәт» һәм башка драмаларын бик яратып укый идем. Никтер миңа драма әсәрләре кызыклырак һәм мавыктыргычрак тоелалар иде. Бүгенге көндә балаларны мәҗбүриләп китап укытып булмый, ә без, шул чор балалары, китапны кача-кача, кушкан эшләрне, дөньяны онытып укый идек. Гомумән, безнең гаиләдә китапка хөрмәт зур иде. Олы абыем Айдар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләде, 20 елдан артык тәҗрибәсе бар, авылда мәктәп башлангыч кына булып калгач, ул укытучылык һөнәрен туктатырга мәҗбүр булды. Бүгенге көндә Айдар абый авылда имам вазифасын башкара. Шигырьләр яза. «Көзнең сагышлары» (Рифат Зарипов), «Ялынмагыз» (Ильмира Нәгыймова) һ.б. җырларның авторы да ул.

Дәфтәр, кызыл ручка…

1987 елда, сигезьеллык Шекә мәктәбен тәмамлаганнан соң, Арча педучилищесына укырга кердем. 1991 елда хезмәт юлымны Арча районының Үгез Елга авылында башладым. 1992 елның август аенда Балтач егете Илшатка тормышка чыгып, Балтач  мәктәбендә пионервожатый булып эшли башладым. 1997 елда читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Татар теле фәнен берничә генә дәрес укытсам да, укуым өчен җиңелрәк булуын аңлап, ул вакыттагы мәктәп директоры Вакыйф Зәкиевка дәрес укытырга сорап мөрәҗәгать иттем. Зур рәхмәт аңа, ул миңа укытырга мөмкинлек бирде. Шул вакыттан бирле мин Балтач мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Шактый ел мәктәптә методик берләшмә җитәкчесе булып торам.

Ә укытучы һөнәре, бигрәк тә дәфтәр тикшерүләргә кызыгу әнием Фәниядән килде. Ул гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Кичләрен мин аның янына утырып, ул күрсәтеп биргән дәфтәрләрне кызыл ручка белән тикшереп, үземне укытучы итеп тоя идем. Мәктәптә укыганда әни минем сыйныф җитәкчем иде. Аның белем бирүенә, балаларга булган мөгамәләсенә соклана, үзем дә аның кебек булырга тели идем. Әле дә әнинең сөйләгәннәре искә төшә, аның дәрес алып барганы күз алдына килә. Бүгенге көндә дә ул китаплар, дәреслекләр белән кызыксынып тора. Әниемнең үз эшенең остасы булуына кызыгып үскәнгә, минем бүтән төрле һөнәр сайларга дигән уем да булмады. Күреп тора идем: әнием – авылда бик хөрмәтле кеше. Укытучы һөнәренең ихтирамлы икәнлегенә кызыктым да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы