Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бер очрашу – үзе бер гомер

Мәктәбебезнең күркәм традициясе – очрашу кичәсе. Очрашу кичәсен мәктәпне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала.

3 февраль көнне Балтач мәктәбен 10, 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлаган укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Әлеге тантана бик күпләрне балачакка алып кайтты. Бу сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең, дәрәҗәле кунакларның яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә.

Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидаил кызы Гыйләҗева ачып җибәрде. Ул хәзерге вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар белән, мәктәпнең эшчәнлеге, район һәм республика күләмендә ирешелгән уңышлары белән таныштырды. Шулай ук чыгышында зур чара – мәктәпнең 90 еллык юбилеен билгеләп үтүе, мәктәп тарихын чагылдырган китап язылып килүе һәм юбилей уңаеннан мәктәп музее эшли башлавын ассызыклап үтте. 8в сыйныф укучылары тарафыннан башкарылган революцион җырлар, һәммә кешене пионер, комсомол булган чорларга алып кайтты, хатирәләрне яңартты.

Мәктәпне моннан 50 ел элек тәмамлаган Марат Хәевичның: “Балтач мәктәбе гомер буе эшчәнлек нәтиҗәсе белән бер баш югары торды”, – дигән сүзләре, белем бирү йортын 40 ел элек тәмамлаган Равилә апа Гарипованың мәктәпкә, укытучылар коллективына җиткергән җылы рәхмәт сүзләре, арабыздан бакыйлыкка күчкән ветераннарга багышлап язылган шигырь юллары, 30 ел элек мәктәп тәмамлаган укучыларның мәктәп елларын чагылдырган видеопрезентация әзерләп килүе (10б классы), Азат Нигмәтҗановның (10а классы) искиткеч матур итеп башкарган “Эх, гомерем, нишләвең бу?” җыры, үзенең моңлы тавышы белән зур җиңүләр яулаган укучыларыбыз Алинә Рамазанова белән Илидә Җәләлиеваның җырлавы күпләрне сокландырды һәм әсир итте. Һәм башка күп кенә кунаклар укытучыларына җылы сүзләр әйтеп, үзләре укыган вакытта уздырылган чаралар турында сөйләп, үсеп килүче яңа буынга киңәшләрен бирделәр. Әлеге тәрбияви чара чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды.

Балтач мәктәбе – элек-электән үзенең көчле укытучылары, укучыларына төпле, нигезле белем бирүе белән дан тоткан мәктәп. Кичәдә шулай ук легендар шәхесебез Фәрзи ага Гыймадиевич, мәктәп тормышында якты эз калдырган Мәгъсүм Абдуллович, Ландыш Нурулловна, Сания Фатыховна, Сания Галимҗановна, Венера Абдулловна, Вәсилә Гобәевна, Ленура Габделхаковна, Уран Мостафа улы Ишморатов һәм башка бик күп исемнәр кат-кат искә алынды. Алар турында укучылары зур ихтирам, рәхмәт хисләре белән сөйләве, алар белән булган истәлекләрне яңартты.

Бу матур традицияне саклаган һәм дәвам иткән өчен һәркем рәхмәтле. Ә кичәне әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Быелгы очрашу кичәсен оештыруда катнашкан һәр хезмәттәшемә чиксез рәхмәтемне белдерәм.


Руфия Закирова


Балтач урта мәктәбенең

тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу